Курай (икенче вариант)
Гасырлардан моң агыла,
Моңлана нигә курай,
Сөйлими илен тарихын,
Үткәнгә кайтып урый.
Гасырлардан моң агыла,
Моңлана нигә курай,
Сөйлими илен тарихын,
Үткәнгә кайтып урый.
Авылымда каенлыклар
Биек таулар башында.
Ниг(ә) әле, әнием, синең
Һәркөн кулың кашыңда?
Үтәлмичә калды вәгъдәләрем,
Кайта алмадым әнкәй бу юлы.
Сагыныплар, сәгатьләрне санап
Көтәсеңдер газиз улыңны.
Көттермәсәк иде әнкәйләрне,
Әрнемәсен әле җаннары.
Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик,
Бәхетләргә булыр савабың.
Без үстек,
Үсеп җиттек, әни
Менә без дә үсеп җиттек.
Зәңгәр күктә кошлар очкан чакта
Укыйм, әткәй, соңгы хатыңны…
Яз аенда, дошманнарны җиңеп,
Кошлар булып әллә кайттыңмы.
Инде чәчләрем дә, агарды димә
Уйлама, әнкәй, картлык турында.
Болында үскән чәчәкләр кебек
Җыелдык, әнкәй, синең яныңа.
Минем әнкәй гөл ярата, иде,
Матур иде аның күңеле.
Тормыш тәрәзләрен бизәп торды,
Күңел нуры булып, һәр гөле.
Мәңгелек мәхәббәт, әнинең күзләре,
Юлларга әйтелгән әтинең сүзләре.
Капларда йөрсәм дә, ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле төшсә дә авырлык:
Бар ике юлдашым җанга көч алырлык —
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре,
Әтинең сүзләре…
Нигә, әни, нигә картаясың, —
Уйлыйсыңмы дөнья афәтен?
Күчсен, әйдә, безнең күңелләргә
Бар уйларың, бөтен хәсрәтең.