Сөн буенда әнкәй басып тора

Сөн буенда әнкәй басып тора
Казан тарафында карашы.
Бигрәкләр дә ерак, ерак икән
Авылым белән Казан арасы.

Сөн буенда әнкәй басып тора
Сөн һәм әнкәй ерак без генә.
Әнкәемнең күз яшьләре барда
Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

Сөн буенда әнкәй басып тора
Ак яулыгын тоткан кулына.
Күренми шул әле ак яулыгың
Болгар иленә ул, улына.

Сөн буенда әнкәй басып тора
Сөн һәм әнкәй ерак без генә.
Әнкәемнең күз яшьләре барда
Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

Сөн буенда әнкәй басып тора
Сагынуны булмый туктатып,
Үрелепләр карый, күз яшьләре
Сөн суына тама тып та тып.

Сөн буенда әнкәй басып тора
Сөн һәм әнкәй ерак без генә.
Әнкәемнең күз яшьләре барда
Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

Оставьте комментарий