Сыктау

Ак күлмәкле ялгыз каен! —
Сөйлим сиңа олы кайгым.
Мин бит, каен, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, каен, ничек итеп күңелемне юатыйм?

Шиңмәсеннәр, әнкәй, гөлләрең(Әнкәем гөлләре)

Синең гөлләр, әнкәй, шау чәчәктә!
Ничек үсә, әйтче серләрен?
Күңелеңдәдер ул бизәкләре,
Шуңа көчле, дәртле йөрәгең.

Тәрәзәләр — әни күзләре

Тәрәзәне ачып кош очырдың
Ул кошчыгың, әни, мин идем.
Бәхет эзләп киттем туган җирдән
Бәхет агачыннан өзелдем.