Әллә ялгыш, әллә язмыш…

Кояш калка да, тулган ай бата,
Ник кавышмыйлар алар офыкта?
Әллә ялгышмы,
Әллә язмышмы, —
Төннәр дә — көндәр арада ята?

Әнкәй, мине таңда уят әле

Әнкәй, мине таңда уят әле,
Уяткандай малай чагымда:
Чөйдә торган ияремне алып
Ат көтергә барам тагы да

Үтте дә китте яшьлегем

Үтте дә китте яшьлегем
Үткәнен дә тоймадым.
Йә үтмә, дип, йә китмә, дип
Үзен бер дә тыймадым.

Хәтер (икенче вариант)

Олыгайган саен — йокылар сак,
Үткәннәргә Хәтер еш кайта.
Таңнарның да алсулыгы кайчак,
Сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
Күңелендә күпме моң ята!

Хәтер (беренче вариант)

Олыгайган саен йокылар сак.
Үткәннәргә хәтер еш кайта.
Кайчак таңнарның да алсулыгы
сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
күңелендә күпме моң ята!