Хәтер (беренче вариант)

Олыгайган саен йокылар сак.

Үткәннәргә хәтер еш кайта.
Кайчак таңнарның да алсулыгы
сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
күңелендә күпме моң ята!

Әй, син, Хәтер, гомер язларыннан
яшьлекләрне безнең чакырып ал!
Җырлыйк, дуслар!
Безнен гомерләрдә,
безнең бу көйләрдә
кайтмый калганнарның хакы бар!

Талгын гына аккан сулар кебек,
тыныч кына еллар агалар…
Тормыш үзәгендә яналар.
Чирәмнәрдә уйный балалар.
Сорый Хәтер: яшьли киткәннәрнең
дәвамчысы булалырмы алар?

Әй, син, Хәтер, гомер язларыннан
яшьлекләрне безнең чакырып ал!
Җырлыйк, дуслар!
Безнен гомерләрдә,
безнең бу көйләрдә
кайтмый калганнарның хакы бар!

Оставьте комментарий