Сөембикә (өченче вариант)
Казаныма төннәр иңсә,
Сине эзләп карыйм күккә.
Зәңгәр күктә Ай моңлана,
Моңлана күк Сөембикә.
Казаныма төннәр иңсә,
Сине эзләп карыйм күккә.
Зәңгәр күктә Ай моңлана,
Моңлана күк Сөембикә.
Йокла инде, энем, йокла инде,
Син йокласын диеп кояш сүнде.
Йокла, энем, йокла инде…
Озын юллар үтеп, йокы килде.
Әлли-бәлли: йом син күзең,
Әлли-бәлли — татлы сүзем.
Йоклый инде бөтен бәбиләр дә,
Йоклый инде хәтта әбиләр дә.
Әлли-бәлли, йом син күзең,
Әлли-бәлли, татлы сүзем.
Кояш ятты бишегенә,
Күзләрен йомды.
Кошлар да сайрамый инде.
Чишмәләр тынды.
Яфраклар да серләшмиләр —
Йоклады каен.
Без дә йоклыйк,
Бәү-бәү итик,
Улым, улкаем…
Гаиләбез тату булып,
Җырлашып яшик әле.
Аңлап, сизеп бер-бер(е)безне,
Яхшыртып торыйк хәлне.
Тау башында җир җиләге
Нинди кызарып пешкән!
Сылу йөзен нурландырып,
Иркәм биергә төшкән.
Сөйләргә сүзләр күбәйде,
Апама барам әле.
Бу дөньяның мәшәкатеннән
Башымнан ашкан әле.
Гомер йомгагы тәгәри
Без белмәгән якларга,
Үзең дә сизми каласың,
Илтә әллә кайларга.
Якын күреп җыелган сезне дуслар.
Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда.
Тормыш матур була ул дуслар булса,
Якын туганнар гел яныңда булса.
Без — әтинең биш баласы.
Биш баласы — без, биш бармак.
Язмыш җилләре кагылмас,
Биш туган гел бергә булсак.