Сау бул, мәктәп!

Хушлашабыз мәктәп белән.
Шушы тәүге минутларда,
Күзләр тула яшьләр белән.

Сау бул, мәктәп,
Хуш мәктәп,
Без китәбез бит инде.
Сиңа рәхмәт,
Мең-мең рәхмәт,
Безнең кадерле мәктәп!

Беренче көннән үк мәктәп,
Елмаеп каршы ала.
Ә бүген ул никтер безне,
Моңаеп озатып кала.

Сау бул, мәктәп,
Хуш мәктәп,
Без китәбез бит инде.
Сиңа рәхмәт,
Мең-мең рәхмәт,
Безнең кадерле мәктәп!

Рәхмәт сиңа бөек мәктәп,
Укытучыларың өчен.
Сезнең алда горурланып,
Әйтәбез рәхмәт сүзен!

Сау бул, мәктәп,
Хуш мәктәп,
Без китәбез бит инде.
Сиңа рәхмәт,
Мең-мең рәхмәт,
Безнең кадерле мәктәп!

Оставьте комментарий