Кошлар китә (икенче вариант)

Моң тирбәлә күкләр киңлегендә,
Кошлар китә ерак җирләргә,
Чылбыр-чылбыр булып кошлар китә
Тирәкләре яшел илләргә.

Колшәрип яклары

Үткәнгәме шунда гомеремнең
Иң матур, иң якты чаклары.
Түрендә, түрендә күңелемнең
Гел шушы Колшәрип яклары.
Түрендә, түрендә күңелемнең
Гел шушы Колшәрип яклары.

Качкыннар ариясе

Б у л а т
Туган илләреннән аерылып,
Киек-җәнлек сыман боегып,
Гомерләре сүнә качкыннарның
Кара урманнарга сыенып.

Кайталар кыр казлары

Кыр казлары очып үтте,
Парсыз алар — санадым.
«Кая китте берегез?» — дип
Үзләреннән сорадым.
Бер каз моңсу тавыш бирде:
«Киткән инде алты пар.
Беребезне, минем дустны
Кичә алып алдылар».

Утыр әле, иркәм, яннарыма

Утыр әле, иркәм, яннарыма,
Таң җилләре безне иркәләр.
Кабатланыр сөю сүзләре дә,
Кабатламас тик бу иртәләр.

Сөю җыры (икенче вариант)

Сөю итеп кабул итә йөрәк,
Ялкыннарда — янып-көюне.
Түзә алмам(им) күңелем газапына,
Чәчәк итеп өзмә сөюне!