Кондырак болыннары

Кондыракта чәчәк җыйдым
Печәнлек арасыннан;
Йөрәкләргә рәхәт була
Хуш исле һавасыннан.

Бигерәк күңелле
Кондырак болыннары;
Җәйнең матур кичләрендә
Яңгырый тальян моңнары.

Җәй көнендә шул Кондырак
Чәчкәләргә күмелә;
Туган якның болыннары
Мәңге якын күңелгә.

Бигерәк күңелле
Кондырак болыннары;
Җәйнең матур кичләрендә
Яңгырый тальян моңнары.

Алсуланып аткан чакта
Җәйнең матур таңнары;
Таң нурларына төренә
Кондырак болыннары.

Бигерәк күңелле
Кондырак болыннары;
Җәйнең матур кичләрендә
Яңгырый тальян моңнары.

Оставьте комментарий