Булат җыры

Дусларым, каңгырып кайттым,
Дусларым, ерак илләрдән,
Шахтерлар — батыр егетләр,
Дусларым, сәлам әйттеләр:
Матур кызларга, якын дусларга,
Син дә, кодача, өлешсез калма…

Без кабызган утлар

Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илендә.

Сандугач (беренче вариант)

Җир җиләге ачы була, ачы була
Үз вакытында, үз вакытында пешмәсә, шул.
Җәйге җилләр яшь йөрәккә шифа була,
Сөйгән ярың каш уйнатып эндәшсә, шул.
Сандугач, кошчыгым, күңелемне ач син бүген.

Качкыннар ариясе

Б у л а т
Туган илләреннән аерылып,
Киек-җәнлек сыман боегып,
Гомерләре сүнә качкыннарның
Кара урманнарга сыенып.

Кара урман (икенче вариант)

Кара урман шаулый, ирек даулый,
Ирек даулый качкын егетләргә.
Кара урман төсле шаулый-шаулый
Дошманнарның көнен төн итәргә.