Бергә яшәүләре — бүләк

Һәр кемнең дә газиз баласы бар,
Олысы бар аның, кечесе.
Һер кемнең дә газиз анасы бар,
Атасы бар, таяныр кешесе.

Үткәннәргә тагын кайттым

Үткәннәргә тагын кайттым әле
Тарайганнар таныш урамнар.
Эзләреңне синең күптән инде
Күмеп киткән карлы бураннар.
Кышкы юлда юк шул тузаннар.

Ә хәзер соң инде

Хыялымда йөргән бердән-берем,
Ялгыш кына булдың ятларга.
Белми калдың, насыйп булмагандыр,
Хисләремне минем аңларга…
Миннән өлгер берәү, күреп алып,
Ялкынында сине көйдергән,
Тәмле телле, башың әйләндереп,
Назларына күмеп сөйдергән…

Яшәү кирәк

Аккан сулар, искән җилләр төсле
Гомерләр дә үтә, сиздерми.
Тик яхшыга юрап алдагысын,
Яшәү кирәк, яшәү кирәк җирдә сер бирми.

Әйләнә дөнья, әйләнә

Әйләнә дөнья, әйләнә
Сыный адәм баласын!
Күрсәтә дөнья күрсәтә
Бер агын, бер карасын!
Үз фикереңне булдырсаң
Калырсың кеше булып
Калырсың кеше булып