Әйләнә дөнья, әйләнә

Сыный адәм баласын!
Күрсәтә дөнья күрсәтә
Бер агын, бер карасын!
Үз фикереңне булдырсаң
Калырсың кеше булып
Калырсың кеше булып

Югалтмаган таба алмас
Егылмаган торалмас
Егылмаган торалмас
Күңел күзләрең күрмәсә
Маңгай күзең күрәлмас,
Маңгай күзең күрәлмас!

Кем арбасына утырсаң
Шуның җырын җырларсың
Үз арбаңны булдыр кеше,
Үз җырыңны көйлә син
Горур атла гомер юлын,
Дуслар белән янәшә
Дуслар белән янәшә.

Югалтмаган таба алмас
Егылмаган торалмас
Егылмаган торалмас
Күңел күзләрең күрмәсә
Маңгай күзең күрәлмас,
Маңгай күзең күрәлмас!
Дөньяга күзеңне ач!

Оставьте комментарий