Бергә яшәүләре — бүләк

Олысы бар аның, кечесе.
Һер кемнең дә газиз анасы бар,
Атасы бар, таяныр кешесе.

Бу дөнъяда бергә яшәү — бүләк,
Бер-беребезнең кадерен белик без.
Авыр чакта ярдәм итик әле, итик әле,
Шатлыкларны бергә бүлешик.

Килер язлар, җитәр ямьле җәйләр,
Кышлар түгел мәңгегә.
Балаларың белән бергә яшәп,
Аерылмасак иде мәңгегә.

Бу дөнъяда бергә яшәү — бүләк,
Бер-беребезнең кадерен белик без.
Авыр чакта ярдәм итик әле, итик әле,
Шатлыкларны бергә бүлешик.

Күңелдә нур, йөрәкләрдә сафлык
Хисләр ашкына әллә кайларга.
Бәхет ташып. яшьлек булып балкып
Яшик әле гомер — гомергә.

Бу дөнъяда бергә яшәү — бүләк,
Бер-беребезнең кадерен белик без.
Авыр чакта ярдәм итик әле, итик әле,
Шатлыкларны бергә бүлешик.

Оставьте комментарий