Гайбәтләр
Дәшми калу алтын, диләр,
Безнең халык алтын сөйми.
Тиенен дә калдырмыйча,
Көйли-көйли гайбәт сөйли.
Дәшми калу алтын, диләр,
Безнең халык алтын сөйми.
Тиенен дә калдырмыйча,
Көйли-көйли гайбәт сөйли.
Гомер йомгагын сүтелеп
Кайларга юллар алды?
Җитәм диеп мин йөгердем
Яшьлегем артта калды.
Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.
Әй Биектау ягы!
Бабайларның даны
Тарих булып хәтергә төшә:
Яралы җайдаклар,
Арган аргамаклар
Ашыт-судан иелеп су эчә.
Һаман истә ут-давыллы еллар,
Онтылмас сугыш мәхшәрләре.
Зур җиңүләр яулап алга барды
Генерал Фатих гаскәрләре.
Бер ояда үскән кошлар кебек
Таралабыз, йөртә язмышлар.
Бертуганнар булгач, уртак бит ул
Югалтулар безнең, сагышлар.
Кочагыма алам назлап,
Бирәмен җан — җылымны,
Ана өчен бала бәгыръ
Улыммы ул, кызыммы.
Төнге күкләрдән тамчылар тама,
Күз яше ялтырый шәм яктысында.
Юләр елларым исемә төшә.
Шул еллар, әнкәй, бик үкендерә.
Туган телнең киләчәген уйлап,
Көлдән тудым кабат…
Кемгә кирәк йөрәгеңдә йөргән
Мәхаббәтле газап?..
Озак килә озын юллардан
Җиргә ерак йолдыз нурлары…
Ерак йолдыз булып кабынган —
Әсирлектә илен сагынган
Җәлилнең дә үлмәс…
Җәлилнең дә үлмәс җырлары.