Балам

Кочагыма алам назлап,

Бирәмен җан — җылымны,
Ана өчен бала бәгыръ
Улыммы ул, кызыммы.

Балам,балам, син татлы җимешем,
Син бер җаным минем йөрәкнең,
Балам, балам, алтыным-көмешем,
Син, сабыем, йөрәк тибешем.

Җырлар җырлыйм сиңа атап,
Кояшым-аем, диеп,
Иң-иң матур сүзләр әйтәм,
Сине иркәләп-сөеп.

Балам,балам, син татлы җимешем,
Син бер җаным минем йөрәкнең,
Балам, балам, алтыным-көмешем,
Син, сабыем, йөрәк тибешем.

Язмышымның бүләге син,
Иң олы сөенечем,
Тик шатлыгым була күр.
Булма син көенечем.

Балам,балам, син татлы җимешем,
Син бер җаным минем йөрәкнең,
Балам, балам, алтыным-көмешем,
Син, сабыем, йөрәк тибешем.

Оставьте комментарий