Генерал Булатов

Һаман истә ут-давыллы еллар,

Онтылмас сугыш мәхшәрләре.
Зур җиңүләр яулап алга барды
Генерал Фатих гаскәрләре.

Барды анда, фашистларны кырып,
Гвардияче кыю егетләр.
Батырлыгы белән дан калдырган
Газинур һәм Муса кебекләр.

Куды алар Туган илебездән
Явыз илбасарлар өерен
Көтмәгәндер дошман батырларның
Эльбагача җиңеп килерен.

Берлин өчен булган сугышта да
Килде алар алгы сафларда.
Көрәшләрдә бөек җинү. яулап,
Кайтты туып-үскән якларга.

Оставьте комментарий