Йөрәкләргә шакыйм

Туган телнең киләчәген уйлап,

Ялан тәпи салкын бозга басып,
Түнә-түнә, балкыйм…
«Ачыгыз!», дип, кешеләрнең бикле
Йөрәкләрен шакыйм, йөрәкләрен шакыйм…

Беркемгә дә беркем кирәк түгел,
Үз көчеңне җуйсаң…
Яшәү мөмкин җирдә тик елмаеп,
Әгәр ерткыч булсаң…

Ялан тәпи салкын бозга басып,
Түнә-түнә, балкыйм…
«Ачыгыз!», дип, кешеләрнең бикле
Йөрәкләрен шакыйм, йөрәкләрен шакыйм…

Чыкмаган җан, анда шайтан түгел,
Һаман өмет яши…
Шул өметне көрәш җыры итеп,
Горур кеше яши…

Ялан тәпи салкын бозга басып,
Түнә-түнә, балкыйм…
«Ачыгыз!», дип, кешеләрнең бикле
Йөрәкләрен шакыйм, йөрәкләрен шакыйм…

Оставьте комментарий