Беренче кар (беренче вариант)

Урамнар тын, ява беренче кар
Иңнәреңә синең, чәчеңә.
Бөтен дөнья ямьле, ләкин никтер
Күзләреңдә ачы яшь кенә.

Бер генәм

Күз алдымда айны күрсәм
Күз алдыма киләсең.
Яңгыр тамчылары булып
Тәрәзәләргә чиртәсең,
Тәрәзәләргә чиртәсең.

Алдандым язларга

Язларда табылдың,
Иңемә сарылдың,
Яктыртып язмышым иртәсен.
«Үтәр» дип уйладым,
Ялгышты уйларым,
Гомергә син гашыйк иткәнсең.

Алай димә

Мин синсез дә яши алам, димә,
Ялгышларга урын калдырма,
Эссе көннәрдә дә йөрәгемә,
Буранлатып карлар яудырма.
Салкыныңны өреп йөрәгемә,
Җаннырымны минем туңдырма.