Айдарым

Калырга туры килсә дә
Сине бер генә күреп.
Төшләрдә күреп уянам,
Сагынуларга уралам,
Дәшәм, Айдарым, диеп.

Эх, Айдар, Айдар, холкың бигрәк кайнар,
Кочагың да кайнармы синең?
Кил яныма очып, ал әле бер кочып,
Бик сагындым, Айдарым минем.

Ышанасыларым килә
Бергенәм диясеңә.
Сагышларның узасына,
Бәхетләрнең буласына,
Өзелеп сөясеңә.

Эх, Айдар, Айдар, холкың бигрәк кайнар,
Кочагың да кайнармы синең?
Кил яныма очып, ал әле бер кочып,
Бик сагындым, Айдарым минем.

Чын йөрәктән кабул итик
Сөю дигән бүләкне.
Гомеребез буйларына
Мин дә сиңа, син дә миңа
Булсак иде кирәкле.

Эх, Айдар, Айдар, холкың бигрәк кайнар,
Кочагың да кайнармы синең?
Кил яныма очып, ал әле бер кочып,
Бик сагындым, Айдарым минем.

Оставьте комментарий