Ай-һай карашларың

Уңга-сулга үтеп китеп,
Йөрисең яннарымда.
Карашларыңнан сизәм бит,
Юкка түгел барсы да.

Ай-һай карашларың,
Яндыра йөрәгемне.
Хисләр утында янасың,
Әллә күрми дисеңме?

Нигә янымнан үтәсең,
Күрмәмешкә салышып?
Гомер үтә дә китә бит,
Без йөрибез адашып.

Ай-һай карашларың,
Яндыра йөрәгемне.
Хисләр утында янасың,
Әллә күрми дисеңме?

Сине күргән саен йөрәк
Күбәләктәй талпына.
Әйдә инде очрашабыз,
Кил урамның чатына.

Ай-һай карашларың,
Яндыра йөрәгемне.
Хисләр утында янасың,
Әллә күрми дисеңме?

Оставьте комментарий