Әйтергә микән, әйтмәскә микән?

Ничә ел буе инде мин моңлы,
Бер җыр йөретәм йөрәк түрендә.
Ялкын учагы күкрәккәемдә,
Ул инде хәзер җыр булып тулды.

Әйтмә бер сүз…

Әйтмә бер сүз, кирәк түгел, иркәм,
Карашыңнан гына сиздерче.
Үзең кебек тышка чыгармыйча
Күңелемнән генә сөемче.8г8

Әйтмә син авыр сүз!

Беркайчан әйтмә син авыр сүз,
Бик кыска, әй кыска гомерләр.
Син — минем гомерлек юлдашым.
Син — гөлем (чәчкәм), йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Әгәр сине очратмасам

Әгәр сине очратмасам, яратуның
Нинди икәнен белмәс идем.
Әгәр сине очратмасам, мин үлгәнче
Беркемне дә сөймәс идем.