Әзифә

Калдырып кит, иркәм, кәләпүшең.
Читләренә укалар йотармын. Әзифә.

Калдырып китсәң жәлләмичә,
Хәсрәтемнән ялкын ут йотармын. Әзифә.

Төштем дәрьяларга, кер юарга.
Кер юарга түгел, еларга. Әзифә.

Еладым, еладым, юк беркайда.
Өзелеп сөйгән яр гынам, син кайда? Әзифә.

Оставьте комментарий