Әйтә алмаган сүзләр

Озын юлларда югалма.
Сөю хисләрен онытма,
Күңелеңдә сакла.

Яныңа килермен, сөйгән ярым,
Якынайта безне һәрбер адым.
Язгы җил һаман истә,
Хәтер булып исә.
Кабатлармын “Сине яратам” дип,
Ялварырмын, “Зинһар янда кал” дип.
Хыялларым ак төстә,
Гөлләр кебек үсә.

Йөрәк бу хисләрдән тагы тизрәк тибә,
Синең юеш күзләрдә әйтә алмаган сүзләр.
Бу шаулы шәһәрдә төнге утлар сүнә,
Калдык икәү генә, безне беркем күрмәс.

Сагышларым күздән тама,
Кулларыңа синең куна.
Төнге күктә сөю һаман
Йолдыз булып яна.

Яныңа килермен, сөйгән ярым,
Якынайта безне һәрбер адым.
Язгы җил һаман истә,
Хәтер булып исә.
Кабатлармын “Сине яратам” дип,
Ялварырмын, “Зинһар янда кал” дип.
Хыялларым ак төстә,
Гөлләр кебек үсә.

Йөрәк бу хисләрдән тагы тизрәк тибә,
Синең юеш күзләрдә әйтә алмаган сүзләр.
Бу шаулы шәһәрдә төнге утлар сүнә,
Калдык икәү генә, безне беркем күрмәс.

Оставьте комментарий