Әйтмә бер сүз…

Әйтмә бер сүз, кирәк түгел, иркәм,
Карашыңнан гына сиздерче.
Үзең кебек тышка чыгармыйча
Күңелемнән генә сөемче.

Әйтмә бер сүз, кирәк түгел, иркәм,
Ачылу ул сиңа хас түгел.
Әйтмәсәң дә ниләр уйлавыңны
Күңел сизә — күңел таш түгел.

Әйтмә бер сүз, кирәк түгел, иркәм,
Һәм әлбәттә миңа карата.
Беләсеңдер, сизәсеңдер, иркәм,
Күңел сине генә ярата.

Әйтмә бер сүз, кирәк түгел, иркәм,
Ачылу ул сиңа хас түгел.
Әйтмәсәң дә ниләр уйлавыңны
Күңел сизә — күңел таш түгел.

Әйтмә бер сүз, кирәк түгел, иркәм,
Карашыңнан гына сиздерче.
Ахыргача — мәңге яратырга,
Ташламаска гына сүз бирче.

Әйтмә бер сүз, кирәк түгел, иркәм,
Ачылу ул сиңа хас түгел.
Әйтмәсәң дә ниләр уйлавыңны
Күңел сизә — күңел таш түгел.

Оставьте комментарий