Бер күрешү — үзе бер гомер

Безнең очрашулар,
Бик еш булмаганга
Күрешүне гел көтә күңел.
Сагынуларга түзмик,
Бер күрешү үзе,
Бер күрешү үзе — бер гомер.

Бер минут (икенче вариант)

Язмышым күгендә балкыган көнеңдә
Көтмәстән кабынган нур булып,
Гомерлек гашыйгың итәргә бик җитте
Бер минут, бары тик бер минут.

Ышанма (беренче вариант)

Яратам, дип әйтүчеләр куптер,
Җиңел генә, бик тиз ышанма.
Куңелеңнең серле йомгакларын,
Чит-ятларга сөйләп бушанма.

Атлар чаба сабантуйларда

Сабантуйлар гөрли авылда
Атлар әзерләнгән ярышка
Ялан тәпи малай сыртында
Ят кебек тә, кебек танышта.
Әй, яшьлегем,атта син яшкән
Сабырсыз,түземсез чагым.
Атлар чаба сабантуйларда
Җилләр тарап сүтә ялларын

Ашкыну (икенче вариант)

Иделем, гел сиңа ашкынам,
Дулкыннар атылган ярыңа.
Ашкынам, сөенәм… Ә кайчак көенәм,
Тынгылык табалмыйм җаныма.

Бакыр чишмә

Ярсуларым үтә, татлы сагыш өтә,
Килсәм Бакыр чишмә буена.
Тәүге гашыйк чаклар, аерды бит ятлар,
Яшьлек ярым, гел син уемда.