Ышанма (беренче вариант)

Яратам, дип әйтүчеләр куптер,
Җиңел генә, бик тиз ышанма.
Куңелеңнең серле йомгакларын,
Чит-ятларга сөйләп бушанма.

Кил әле минем яныма,
Кил әле бер иркәлә.
Мәхәббәтле жәем көтә,
Кил бүген, я иртәгә.

Бер карасаң тутырып күзләремә,
Тирән хисләремне күрерсең.
Сөю тулы йөрәк ничә еллар
Сине көтә, әллә сизмисең?

Кил әле минем яныма,
Кил әле бер иркәлә.
Мәхәббәтле жәем көтә,
Кил бүген, я иртәгә.

Ышан минем әйткән сүзләремә,
Гомер үтә, шуны белмисең.
Өзелеп сөйгән йөрәк сине көтә.
Нигә иркәм һаман килмисең?..

Кил әле минем яныма,
Кил әле бер иркәлә.
Мәхәббәтле жәем көтә,
Кил бүген, я иртәгә.

Оставьте комментарий