Атлар чаба (беренче вариант)

Гел уемда, һаман уемда,
Атлар уйный урман буенда,
Әйтерсең лә сабан туенда, әй, туенда,
Сагынуга дәва юк икән, а-һа-һа-һа-һа.

Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Гөлләр моңы һәрбер таңында.
Хәтер кебек уйнап, якты дөнья буйлап
Атлар чаба туган ягымда.

Олы юлда калдың озатып,
Биек йолдызларга күз атып,
Бер каравың җанны сызлатты, әй,
Өзелермен инде, сөйгән яр!

Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Һәр чишмәгә таллар иелгән.
Синдә якты язым, янар яшьлек назым,
Язлар назы калды күңелдә.

Гел уемда һаман шул яклар,
Ял таратып чапкан шул атлар.
Хыялымда һаман уйнаклар, әй,
Сагынуга дәва юк икән.

Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Моңнар килә ерак киңлектән.
Тупыр-тупыр тояк, сөю юлы ерак,
Сагынуга дәва юк икән.

Оставьте комментарий