Кояш шәһәре

Ташкентта да төяп куймаганнар,
Мал табалар түгеп тир белән,
Күк капусы ачылганны көтеп,
Алданганнарны да мин беләм.

Комсомол җыры

Безнең яшьлек нидән башланды? —
Ирләр утка кергән дәвердән,
Ятимнәргә назлы җылысын биргән
Әнкәемнең мамык шәленнән.

Комсомол (икенче вариант)

Ил чакырган чакларда,
Менеп ярсу атларга,
Юлга чыккан кем соң ул?
Үлем килсә дә үлмәс,
Җиңелмәс һәм баш имәс
Комсомол, комсомол!

Комсомол (беренче вариант)

Хаклык өчен көрәш барган далаларда
Томырылып чапкан атларда
Син идең ул, комсомол,
Без идек ул, комсомол,
Баручы Ватанны сакларга.

Калдырамын хайран

Мин туган телемнең сүз белгеч остасы
Син аңла, кариэм, мин аның атасы
Хикаять, әкият, риваять ниһаять —
Кайсысын сөйләем, син адәм миңа әйт
Өйрәтмә, балакай, итмәген син фөръяд
Тыңлагың килмәсә — барып йоклада ят!
Акыра, бакыра белешләр чакыра
Бәйләнмәген миңа әй син, бичара…

Кайсыгызның күңеле нечкәргән?.. (Әнкәй моңы)

Башым салам, юкәгә сөяләм,
Моңга сусап җаннар тилмерә…
Әкрен генә «Карурман»ны сузам,
Шул җыр миңа кинәт көч бирә.

Кайларда бәхетле илләр?

Ник чыга кояш,
Ник ата таңнар,
Нигә сагышлы
Хыялый җаннар?
Ник ява яңгыр,
Ник исә җилләр?
Кайларда икән
Бәхетле илләр,
Кайларда бәхетле илләр?