Комсомол (беренче вариант)

Хаклык өчен көрәш барган далаларда
Томырылып чапкан атларда
Син идең ул, комсомол,
Без идек ул, комсомол,
Баручы Ватанны сакларга.

Син бүген дә якты илңең горурлыгы;
Сине һәркем батыр ул дияр.
Син бүген дә, комсомол,
Без бүген дә, комсомол,
Иң алгы сафтагы эшсөяр.

Ленин биргән данлы, якты исемеңне
Һәрвакыт син горур йөртәсең.
Син бүген дә, комсомол,
Без бүген дә, комсомол,
Саклаучы тыныч ил иртәсен!

Оставьте комментарий