Матур безнең күңелләр

Тормыш, тормыш. Әкият дөнъясы син,
Хыял белән тула күңелләр.
Әллә яшьлек матур, әллә гөлләр матур,
Әллә матур безнең күңелләр.

Мамык шәлем

Мамык шәлен алам,
Иңнәреңә салам,
Челтер-челтер бизәк тоташтан.
Әнкәй, шәлең җылы,
Һәр бер күзе җырлы,
Күз нурларың белән тоташкан.

Ленин бабай

Ни пычагыма калган,
Үзгәрде, китте заман?
Элек кызыл булган әләм
Төрле төскә буялган.
Пионер-комсомоллар
Кайдадыр югалдылар.
Ә бит Ленин бабабыздан
Башланган иде юллар.

Күңелем таш булып катмасын иде

Күңелем таш булып катмасын иде,
Йөрәгем пычракка батмасын ине.
Тик ничек сакларга аларны,
Себереп ташларга чүп-чарны?

Күпме вакыт инде хат көтәм

Күптән инде синең хәбәрең юк,
Хат язмыйча эчне өзәсең;
Әллә үзең бер дә сагынмыйсың,
Сагынсаң да әллә түзәсең.
Күпме вакыт инде хат көтәм.

Күкрәгемнән кошлар очырам

Аклык, хаклык өчен көрәшчеләр!
Тәү бүләгем сезгә, карагыз:
Канатларын горур кага-кага,
Күтәрелде күккә карагош.

Кыш бабай (беренче вариант)

«Һә», — дигәнче үтеп китте,
Еще один год.
Гомер шулай бик тиз үтә,
Не заметишь вот.
Кунакка шушы бәйрәмгә
Приглашаем Вас.
Приходите, приносите
Много күчтәнәч.