Күптән инде синең хәбәрең юк,
Хат язмыйча эчне өзәсең;
Әллә үзең бер дә сагынмыйсың,
Сагынсаң да әллә түзәсең.
Күпме вакыт инде хат көтәм.
Көзге яңгыр сибеп, җилләр исте,
Сырынтылар ятты юлларга,
Башҡа назлар иркәләйләр сине…
Юлыктыңмы җылы кулларга?
Белмимен шул ниләр уйларга.
Парлап-парлап күлгә аккош кайтты,
Күпме вакыт инде хат көтәм.
Яшел тугай сагына икебезне,
Бар дөнъяңны ташлап, кайт, иркәм!
Күпме вакыт инде хат көтәм.