Бәхет өчен

Бәхет өчен күп кирәкми,
Гел янәшә барсын юллар.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Минем куллар — синең кулда,
Синең куллар — минем кулда.

Бәхет юлы

Кирәк түгел көндә чәчәк биреп,
Көндә сине «Яратам!» дип тору.
Мөһим, саф һавадай, эчәр судай,
Бер-береңнең кирәклеген тою.