Бәхетем минем

Очраштык та уйнап кына,
Гашыйк булдым чынлап сиңа
Көтәм хәзер күрешүне,
Минутлар санап кына

Бәхетем син минем,
Җаным-тәнем һәм өметем (рәхәтем).
Дулкынланам, утта янам,
Яратам, ни хәл итим?

Уйлыйм сине иртә-кичен,
Шатланам, елыйм, көләм.
Бәхетле буласым килә,
Тик синең, синең белән.

Бәхетем син минем,
Җаным-тәнем һәм өметем (рәхәтем).
Дулкынланам, утта янам,
Яратам, ни хәл итим?

Тормыш юллары катлаулы
Уйсулы, сөйкәлтәле.
Син дә мине, яратам,
Яратам, дип әйт әле.

Бәхетем син минем,
Җаным-тәнем һәм өметем (рәхәтем).
Дулкынланам, утта янам,
Яратам, ни хәл итим?

Оставьте комментарий