Бәхет өчен

Бәхет өчен күп кирәкми,
Гел янәшә барсын юллар.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Минем куллар — синең кулда,
Синең куллар — минем кулда.

Бәхет өчен күп кирәкми,
Артта калсын ап-ак эзләр.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Минем күзләр — синең күздә,
Синең күзләр — минем күздә.

Тормыш — мизгел, бары мизгел,
Әллә ниләр өмет итмә.
Ахыргача бергә булсак,
Минем өчен шул да җитә,
Бәхет өчен шул да җитә.

Оставьте комментарий