Көмеш балдак

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Борынгыдан калган саф көмеш.
Саф көмештәй гүзәл яшьлек үтте,
Синсез үтте — нинди үкенеч…

Көзләремә кереп барам

Гомер дисбесенең төймәләрен
Бер-бер артлы алга тартамын.
Җиләк кебек чагым-яшьлегемне,
Җәйләремне инде озатамын.

Көзләрдә инде

Әйт әле нигә,
Күкләр яшен түгә,
Язлар китәргә, ашыга, ашыга?
Яшьлек елмаеп,
Кочып ал, диеп,
Чыкмый кабаттан каршыга, каршыга.

Көзге яңгыр

Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр
Өсләреңә синең сибелә.
Учакларның пыскып янган мәле —
Шуңа охшаш синең сөю дә.