Көн саен

Көн саен, көн саен
Киләм тәрәзә төбеңә,
Күрәмен гәүдәңне,
Су сибәсең гөлеңә,
Сокланам буеңа,
Тулдың бөтен уйыма,
Калырсың күңелемдә
Гомерем буена.

Көн саен, көн саен
Булсаң иде янымда,
Бар дөнья буш кебек
Син булмаган чагында.
Гел күрен, гел күрен,
Үрлә, үрлә гөлгенәм.
Таңымда, кичемдә
Исемдә син генә.

Оставьте комментарий