Синең өчен (беренче вариант)

Синең өчен һәрчак аяз,
Зәңгәр һава,
Синең өчен сәйлән сыман
Карлар ява.
Сәйлән карлар бар хәятне
Били акка —
Табигатьне сафлык күмә
Синең хакка.

Синең өчен (өченче вариант)

Яңгыр ява иде көзге кичтә,
Мин очраттым сине, кадерлем.
Сулы чәчең, моңсу карашыңны
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Шул мизгелдән минем йөрәк яусыз
Бирелде тик сиңа әсиргә.
Синең мәхәббәтсез сулырмын дип
Секунд саен күңел ачына.

Синең өчен (дүртенче вариант)

Синең өчен алсу таңнар ата,
Синең өчен исә җилләр дә.
Синең өчен сандугачлар сайрый,
Синең өчен чәчәк җирләрдә.

Синең язмыш — минем язмышым

Мәңге сүнмәсен дип ялкыны
Сөюемне салдым җырларга.
Еллар үткәч исләремә алып
Бер еларга, берчә җырларга.

Синең эзләр

Синең эзләр тауга алып менә,
Синең эзләр алып чыга язга.
Тауга менәм, чыгам ерак язга,—
Җылы яңгыр ява, көн аяза.

Синең күзләрдә

Уткән язларның,
Уткән назларның,
Матурлыкларын
Чыкмыйм эзләргә.
Язлар шатлыгы,
Назлар сафлыгы,
Синең күзләрдә,
Синең күзләрдә.

Синең күзләр (икенче вариант)

Синең күзләр минем көннәремне
Нурга күмгән кояш тиңдәше,
Җирдә ничек яши алдым икән.
Синең күзләреңне күргәнче.