Синең өчен (беренче вариант)

Синең өчен һәрчак аяз,
Зәңгәр һава,
Синең өчен сәйлән сыман
Карлар ява.
Сәйлән карлар бар хәятне
Били акка —
Табигатьне сафлык күмә
Синең хакка.

Сугыш кайтавазы

Язлар җитүгә, дөнья уяна
Әнкәй генә юк юллар чатында.
Язлар саен көтәләр тугайларың,
Кырларың өзелеп сагыналар.
Язлар саен көтәләр тургайларың
Җырлыйлар яшьлегең хакында.