Синең язмыш — минем язмышым

Мәңге сүнмәсен дип ялкыны
Сөюемне салдым җырларга.
Еллар үткәч исләремә алып
Бер еларга, берчә җырларга.

Мәхәббәтем диеп җырлармын да
Үтер төсле минем сагышым.
Әллә җырда гына бергәме икән
Синең язмыш — минем язмышым.

Еллар үтте онытылды диеп
Күңелеңдә бушлык калмасын.
Безгә генә түгел, бер кемгә дә
Сөюләрсез калу язмасын.

Мәхәббәтем диеп җырлаганда
Сагышларым минем үтмәде.
Гомер буе синең карашларың,
Җылылыгың, назың җитмәде.

Мәхәббәтем диеп җырлыйымчы
Калсын йөрәгемдә сагышым.
Син бәхетле булсаң — мин бәхетле,
Синең язмыш — минем язмышым.

Оставьте комментарий