Яшел чирәм
Яшел чирәм үскән урам буйлап.
Икәү бергә йөргән яшьлек иртәсе
Еракларда калды,
Сагынырга гына калды,
Сагынсаң да нихәл итәсе…
Яшел чирәм үскән урам буйлап.
Икәү бергә йөргән яшьлек иртәсе
Еракларда калды,
Сагынырга гына калды,
Сагынсаң да нихәл итәсе…
Көтмәгәндә җир өстенә
Ябырылды ябалак кар.
Бөгелеп төште каеннар,
Шартлап сынды алмагачлар.
Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың.
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән,
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.
Серле була, моңсу була
Авылымның кичләре.
Эссе җәйдә чәчәк атты
Күңелемнең хисләре.
Яшьлеккәем узып артта калды,
Борылсам да күренми инде.
Соңлап кына өзгән төнбоеклар
Йөрәккә дәва булмас инде.
Кышкы урман аша юлың,
Тирә ягым тып — тыныч.
Тантаналы тынычлыкта,
Арта гына куркыныч.
Күзем төште бер нигә,
Тукта, анда кем тора.
Туңган дөнъя уртасында,
Ялгыз миләш утыра.
Ялгыз каен булмый, диләр,
Ялгыз каен күлләрдә ләй;
Ялгыз каеннардан ялгыз
Мин бүгенге көннәрдә.
Җылы җил сирпеп үтте,
Агачларны селкетте:
— Уяныгыз, уян тизрәк,
— Яз җитте,
— Әй, яз җитте!
Яфрак яра ак каеннар,
Елгаларда су ташый.
Бөтен җирдә яз шатлыгы! —
Җырлыйсы килә башлый.
Яз килүен сизәм күңелем белән —
Нинди рәхәт иртән һавасы.
Кошлар җыры яңгырый һәр тарафта,
Яшәү ямен тоя барысы.