Яз шатлыгы

Яфрак яра ак каеннар,
Елгаларда су ташый.
Бөтен җирдә яз шатлыгы! —
Җырлыйсы килә башлый.

Матур да сон яз көннәре,
Ашкындыра күңелләрне, —
Җырлыйсы килә, җырлыйсы килә,
Җырлыйсы килә, дуслар.

Күктә балкый яз кояшы,
Үләннәр шытып чыга.
Иөрәктө хисләр яңара, —
Яшисе килә шуңа!

Хыялланасың, уйлыйсың,
Тормышны сөеп туймыйсың, —
Яшисе килә, яшисе килә,
Яшисе килә, дуслар.

Туган якларны сагынып,
Кайтырлар тиздән кошлар.
Тынычлык, бәхет язы бу! —
Килсеннәр безгә дуслар.

Бөтен җирдән, бөтен илдән,
Тынычлык сәламе белән, —
Килсеннәр безгә, килсеннәр безгә,
Килсеннәр безгә дуслар.

Оставьте комментарий