Яңгыр ява

Шыбыр — шыбыр яңгыр ява,
Шыбыр — шыбыр яңгыр ява,
Чылата керләреңне.

Керфекләрең ник чыланган,
Керфекләрең ник чыланган,
Сагындың кемнәреңне?
Сагындың кемнәреңне?

Яшьлек эзләре (беренче вариант)

Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынгач
Сагынам авылым кичләрен.
Сагынам, өзелеп сагынам,
Ялкынлы яшьлекнең эзләрен.

Яшьлегем хисләре (беренче вариант)

Сәхраларда ялгыз йөргән чакта
Яратам мин чәчәк исләрен.
Бүләк итәм, бәгырем,
Ал, тартынма, ал син
Яшьлегемнең кайнар хисләрен.

Яшисе килә (икенче вариант)

Тирә — яктан, яуган кардан
Яз исе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Яшисе килә.
Кайгыларны якка куеп,
Сырхауларны ерак куып
Яшисе килә.