Әйлән-бәйлән

Әйләнәбез, тулганабыз,
Әйтерсең лә тулган ай.
Кил, тотын кулларга безнең,
Читтән карап торма, әй!
Дус, кил якын безгә,
Дуслашырбыз гомергә,
Бир кулың, булыйк түгәрәк,
Кил, җан дусларга тотын.
Әй, яшьлек, мәңгелек яшьлек,
Зур язмышларга тотын.

Яфрак төшкән инде юлга

Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың.
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән,
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.