Яфрак төшкән инде юлга

Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың.
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән,
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.

Тамасы нур тамган инде карашыңа,
Тиясе җил тигән инде яңагыңа.
Син көтәсең соңгыларын яфракларның,
Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына.

Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем
Каерылып, тыныч кына барган төштән.
Минем алга ялгыз каен ботагыннан
Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән.

Оставьте комментарий