Яшел чирәм

Яшел чирәм үскән урам буйлап.
Икәү бергә йөргән яшьлек иртәсе
Еракларда калды,
Сагынырга гына калды,
Сагынсаң да нихәл итәсе…

Яфрак төшкән инде юлга

Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың.
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән,
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.

Ялгыз миләш

Кышкы урман аша юлың,
Тирә ягым тып — тыныч.
Тантаналы тынычлыкта,
Арта гына куркыныч.
Күзем төште бер нигә,
Тукта, анда кем тора.
Туңган дөнъя уртасында,
Ялгыз миләш утыра.