Йөрдек без походта

Мендек биек тауга, күрмәдек бөркет,
Бөркет качып беткән, кешедән куркып.
Кердек карурманга, күрмәдек төлке,
Төлке эзләп йөрү хәзер бит көлке.

Йортым минем

Алтын куллы авылдашлар ашыгалар,
Инде әзер, бизәп куйган кашагалар.
Баскычлары иркен, текә, биек,
Кызым көлә: «Монда ничек меним диеп?»

Ия башым

Йомшак кына искән җилләр
Талларны иркәлиләр!
Ия дулкыннарын кочып
Очып йөриләр
Ия суы буйларында
Урманнар, кырлар
Туган якны зурлап җырлыйм
Моңлы җырлар