Ишкәкче җыры (икенче вариант)

Агыйделкәй синең юлың кайда?
Чәчәкләргә тулган тугайда да,
Чәчәкләргә тулган тугайда.

Туган җирең кебек шулай матур,
Шулай рәхәт булган җир кайда ла?
Шулай рәхәт булган җир кайда?

Туган илемдәге киң рәхәтле
Җир шарында һичбер илдә юк ла,
Җир шарында һичбер илдә юк.

Туган җиремдәге бу матурлык,
Бу чәчәкләр һичбер җирдә юк ла,
Бу чәчәкләр һичбер җирдә юк.

Оставьте комментарий