Ишем вальсы

Безнең Ишем балкып тора
Ирень суы көзгесендә.
Күбәләкләр, кошлар белән,
Хезмәт сөйгән дуслар белән,
Дуслар белән
Яшәргә язсын синдә!

Исәнмесез, газиз якларым

Сиңа кайтсам тула күңелләрем,
Сиңа кайтсам туа җырларым.
Йөрәгемә бетмәс илһам биргән
Исәнмесез, басу-кырларым!

Исеңдәме? (икенче вариант)

Исеңдәме искән җилләр,
Исеңдәме көн дәме,
Таң алдыннан Зөһрә йолдыз
Безне алдан йөрткәне?
Истә, истә айлы кичләр,
Ярымның ирен тәме.
Сөйгән ярсыз, туган илсез
Каламы яшәү яме?