Юк, юк

Кайчакларда бу тормышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап,
Үзем, юк, дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә — акыл һәм йөрәк.

Юк, теләмим!

Юк, теләмим синнән башкаларны
Үткәрергә күңел түренә.
Мәхаббәттә хисләр кайнарлыгы
Еллар узгач ныграк беленә.

Юк, кирәкми, килмә

Әллә язмыш булган,
Әллә ялгыш булган,
Салкын кышны безнең очрашу.
Зинһар, үзең аңла,
«Дус-дошманнар» аша
Хәлемне, кирәкми, сорашу.

Югалган минутлар

Тәрәзәмнән бер-бер артлы оча
Телефон, сәгатем һәм китаплар.
Оча язылып бетмәгән җырлар
Һәм каядыр югалган минутлар.
Бар иде бит саф хис, чын мәхаббәт,
Бар иде әкияттәй матурлык.
Дөнья инде хәзер күптән нәфрәт,
Ә күңелдә күптән кара бушлык.