Серле гөлем
Тәрәзәләргә карыйм,
Яран гөлләрен саныйм.
Шул гөлләрнең нурында
Алсу йөзеңне таныйм.
Тәрәзәләргә карыйм,
Яран гөлләрен саныйм.
Шул гөлләрнең нурында
Алсу йөзеңне таныйм.
Себер юллары
Булган моң — зарлы,
Әле дә онытылмый
Богау чыңнары.
Сафаҗәем матуркаем минем,
Мәчетләрең ае ялтырый.
Күңелләрдә иманны баетып,
Азан тавышлары яңгырый.
Саумы ямьле Үрген сулары,
Киек казлар, Үрген кызлары.
Саумы матур яшьлек җырлары,
Җырлар күңел нурлары.
Саба җилләре исә таңнарда,
Сандугачлары сайрый талларда.
Казан артында — моңлы төбәктә
Чишмә җырлары чыңлый йөрәктә.
Туган калам син!
Казан, сиңа мин гел табындым.
Чакырганда син
Кош булып канат, әй, кагындым.
Сагындым мин гел,
Ашкындым сиңа, и Казаным!
Җаным синдә гел,
Синдә — юл башым, юл азагым.
Авылымның тугайлары аша
Ераклардан кайтып киләмен,
Чишмәләргә ятып сулар эчәм
Һәм иелеп өзәм җиләген.
Кайтам, дуслар, Аксубайга,
Туып-үскән җиремә.
Мин ашыгам, тик күңелем,
Миннән алда йөгерә!
Барам әле, барам, дуслар,
Салкын Алан авылына.
Шушы җырны җырлап кайтам
Аның тырыш халкына.
Әйләндем дә кул селтәдем
Озаткан каеннарга,
Кайчан әле кире кайтам
Туганнар авылыма.